Зәйдә батырлар көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

  Кичә «Энергетик» мәдәният сараенда патриотик концерт булды. Тамаша залына укучылар, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм башкалар җыелды.

  Концерт Ватан Геройлары көне-илебез, республикабыз һәм Зәй районы геройларына хөрмәт күрсәтүгә багышланган иде. Яшьләргә Бөек Ватан сугышы, Әфган һәм Чечен сугышы  елларында батырларча көрәшкән хәрби хезмәткәрләрнең батырлыклары турында искә төшерергә тагын бер сәбәп булды, батырларның  күбесе сугыш кырыннан кире әйләнеп кайтмады. Ватан Геройлары көне безнең көннәрдә дә бик мөһим дата, Украинада  махсус хәрби операция уза, Зәй сугышчылары башкалар белән беррәттән, илебез чикләрен яклауда  үзләрен чын геройларча тоталар. Сугыш елларында тылда хезмәт куеп фронтка ярдәм иткән, һәм хәзер дә җиңүне якынайтып ярдәм итүчеләрне дә геройлар дип атарга була.

    Район башлыгы исеменнән барлык зәйлеләрне бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлады. Ул зәйлеләргә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

Сәхнәдә «Энергетик» мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгыш ясады. Патриотик җырлар, шигырьләр яңгырады, алар тагын бер кат Россиянең нинди бөек иле булуын искә төшерде – ул төрле авырлыклар алдында нык тора, чөнки аны батыр уллары һәм кызлары саклый. Мөгаен, бу концерт күп кенә укучыларны үз иле һәм аның геройларының батырлыклары турында уйландыргандыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International