Зәйдә хәрбине соңгы юлга озаттылар

2024 елның 10 декабре, сишәмбе
Бүген зәйлеләр Ватаныбыз сакчысы - махсус хәрби операция барышында һәлак булган рядовой Сираҗетдинов Рәкил Рәмзил улын соңгы юлга озаттылар. Район башлыгы Р. Г.Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы И. Н. Гущин, шәһәр һәм район хәрби комиссары А. Ф. Әгъләмҗанов аның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар. "Рәкил Рәмзил улы - батыр сугышчы һәм тугры иптәш булды. Үз бурычын үтәгәндә батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп һәлак булды. Ул гражданнарыбызның тыныч тормышын саклап, хәрби хезмәткәр буларак үз бурычын ахырга кадәр үтәде. Без барыбыз да аның гаиләсенең кайгысын һәм зур югалту газабын уртаклашабыз. Ул безнең күңелләрдә мәңгегә батыр булып калыр. Ватанны саклаучыга якты истәлек!- диделәр алар үз чыгышларында. Солдатны соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне саклап озаттылар, бер минут тынлык белән искә алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International