Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
2024 елда Татарстан Республикасында инвалидлыгы бала тәрбияләүче 1400дән артык ата-ана пенсиягә вакытыннан алда чыкты
2024 елның 29 ноябре, җомга
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, инвалидлыгы булган балаларның ата-аналары һәм опекуннары пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. Бүгенге көндә әлеге хокуктан республикада яшәүче 1 470 ата-ана файдаланды. Инвалидлыгы булган балалар тәрбияләнүче гаиләләрдә картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда рәсмиләштерү хокукына әти-әниләрнең берсе ия: баланың әнисе пенсиягә - 50 яшьтә, әтисе - 55 яшьтә чыга ала. Опекуннар өчен пенсия яше опекунлыкның һәр ел ярымы өчен бер елга кими, әмма пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы бирә торган еллар саны гомуми алганда биш елдан арттырылмый. Гаиләдә инвалидлыгы булган берничә бала тәрбияләнгән очракта бу хокуктан, балаларның һәркайсына аерым документлар рәсмиләштереп, ата-аналарның икесе дә файдалана алачак. "Башта иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукыннан инвалид баланың әнисе, ә аннары әтисе файдаланган очракны карап үтик. Әти кеше бу хокуктан баланың әнисе бу төр пенсиядән баш тарткан яки аның башка төренә күчкән очракта гына файдалана ала. Мәсәлән, хатын-кыз 50 яшьтә пенсия рәсмиләштергән һәм соңрак, гомуми пенсия яшенә җиткәч, иминият пенсиясенә күчкән. Баланың әтисенә 55 яшь тулгач, аңа вакытыннан алда пенсия билгеләнә», - дип ачыклык кертә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен кирәкле шартлар: 1. МСЭ органнарының баланы инвалид яисә балачактан инвалид дип тануы; 2. Инвалидлыгы булган баланы 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү; 3. Хатын-кызлар өчен - 15 ел, ир-атлар өчен - 20 ел иминият стажы булу; 4. 2024 елга кимендә 28,2 индивидуаль пенсия коэффициенты туплау; 5. Опекунлыкны бала 8 яшькә җиткәнче билгеләү (опекуннар өчен). Инвалидлыгы булган балаларны карау чоры иминият стажына кертелә. Бала караган һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә. Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә с 08.00 тән-17.00 га кадәр, җомга көнне 08.00 тән 15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондның Татарстан бүлеге бердәм контакт-үзәге белгечләреннән консультация алырга мөмкин.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
март, 2026 ел
Зәйдә техниканы язгы кыр эшләренә кабул иттеләр
26 мартта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Камалиев Ф.Т., идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Рәхмәтов М.Х., Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлеге башлыгы урынбасары Яруллин Б.Ф., Россельхозцентр филиалы, Дәүләт техника күзәтчелеге һәм агрофирмалар белгечләре составындагы комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр.
Зәйдә хәрби операциядә катнашучысы В.А. Исаичевны соңгы юлга озаттылар
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте ефрейторы Исаичев Вячеслав Александрович белән хушлашты.
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Зәйдә мобилизацияләнгән сугышчы гаиләсенә булыштылар
Зәйдә “Гвардия” хәрби-патриотик клубында катнашучылар авыр яраланудан соң госпитальдә булган хәрби хезмәткәр гаиләсенә ярдәм күрсәттеләр. Балалар, көнкүреш мәшәкатьләренең бер өлешен үз өсләренә алып, утын кисәргә булыштылар. Клубта катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм - хуҗалык буенча ярдәм генә түгел, ә яклаучыларның гаиләләре турында кайгыртуның мөһим билгесе дә.
26
март, 2026 ел
Зәйдә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды
Бүген Зәй районы башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз