Бүген хакимиятнең зур залында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча район комиссиясе утырышы узды. Утырыш барышында Зәй шәһәре прокуроры 2024 елда районда коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә нәтиҗә ясады. Район башкарма комитеты карамагындагы оешмаларда коррупциягә каршы көрәш буенча эш йомгаклары турында район башкарма комитетының эшләр идарәчесе сөйләде. Моннан тыш, комиссиянең 2025 елга эш планы расланды.