Зәйдә “Хәтер маршы-2024” чарасы узды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре Зәй яшьләре өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Хәтер маршы-2024” чарасын үткәрделәр. Чара “Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү” төбәк проектының “Мәгариф” милли проекты кысаларында узды. Маршта катнашучылар иң беренче чиратта үз эшләре: Бөек Ватан сугышы эзләре калган шәһәр һәм төбәкләргә бару, кыр җыеннары һәм яшьләр белән очрашу турында сөйләделәр. Барысының да максаты бер- тынычлык өчен көрәшкән солдатларның истәлеген мәңгеләштерү. Ул вакыттагыларның бөтен хис- кичерешләрен район эзләнүчеләре әдәби- музыкаль номерлар аша чагылдырды: Ксения Кузнецова һәм Азалия Мөхәммәтҗанова күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар, ә Никита Костин музыкаль номер башкарды. Чарада катнашучыларга шулай ук Ватанны саклаучыларның батырлыгы, сугыш вакытында тылдагыларның күргәннәре турында сөйләделәр. Видеороликлар да күрсәтелде. Соңыннан катнашучыларга дипломнар тапшырылды һәм музей буенча экскурсия үткәрелде. “Хәтер маршы”- Татарстандагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгына багышланган күптәнге акцияләрнең берсе. Бу турыда, һичшиксез, яшьләр дә белергә тиеш, -дип билгеләп үтте оештыручылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International