Зәй районында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары үткәрелде

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Бүген Яңа Спас авыл җирлегендә район башлыгы Р.Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев һәм районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Семинарның пленар өлешенә кадәр анда катнашучылар җирлекнең Марат Зыятдинов, Анна Быля крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштылар, вак таш- ком катнашмасы программасы буенча төзекләндерелгән Мәктәп урамы юлын карадылар. Программага шулай ук мәдәни мирас объектларына күзәтү ясау, Новоспасск башлангыч мәктәбендә, ФАПта булу, ремонттан соң солдат һәйкәлен, мәдәният йорты территориясендә чаралар уздыру өчен куелган сәхнәне карау кертелгән иде. Мәдәният йортының үзендә «Агрокөч» АҖнең грант программасы буенча җылыту системасына ремонт ясалган һәм тәрәзәләр алыштырылган. Семинарда катнашучылар шулай ук СВОда катнашучыларга багышланган стенд, Владимир Лашин рәсемнәре күргәзмәсе белән таныштылар, музей һәм китапханәдә булдылар. Күчмә семинарда катнашучыларны пленар өлештә район башлыгы Р.Г. Кәримов сәламләде. Ул авыл җирлекләре башлыклары алдында торган бурычларны билгеләде, барысына да уңышлар теләде. Аерым күрсәткечләр буенча 2024 нче елның 10 аена авыл җирлекләренең эшчәнлеген бәяләү анализы, Яңа Спасс авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының 2024 нче елгы эше, шәхси ярдәмчел хуҗалыклары булган гражданнарга чыгымнарын каплау өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгыннан субсидия алу тәртибе, 2024 нче елга үзара салым программасының үтәлеше һәм 2025 нче елга планнар, һәм башка мәсьәләләр каралды. Утырышны йомгаклап, Разиф Гали улы авыл җирлекләре башлыкларын каралган сораулар буенча эшчәнлекне активлаштырырга, аерым алганда, кышкы айларда торак пунтларны тиешле тәртиптә, чистартып торырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International