Бүген зәйлеләр Ватаныбызны сакчысы – махсус хәрби операция барышында һәлак булган рядовой Сафин Борис Газизҗан улын соңгы юлга озаттылар. Ул тумышы белән Зәйдән, 1997 - 1999 елларда чакырылыш буенча РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән, 2022 елның 28 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алынган. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ф. Комаров, шәһәр һәм район хәрби комиссары А. Ф. Әгъләмҗанов хәрбинең хатыны, туганнары, якыннары һәм барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, Борис Сафин үзен чын ир-атларча тотты, үз иленең патриоты итеп күрсәтте, хәрби бурычын намус белән үтәде, соңгы минутларына кадәр антына тугры калды. Аны соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне үтәп озаттылар, солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ватанны саклаучыны Яңа шәһәр бистәсе зиратына җирләделәр. Зәйлеләр якташларының батырлыгы белән горурланалар. Батыр сугышчыга мәңгелек дан!