Зәйлеләр хәрби якташлары белән хушлаштылар

2024 елның 22 ноябре, җомга
Бүген зәйлеләр Ватаныбызны саклаучылар-рядовой столбов Владимир Васильевич һәм Зәйнуллин Ринат Гыйльмулла улы белән саубуллаштылар. Һәлак булган хәрбиләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов егетләребезнең үз илләренең чын патриотлары булуын билгеләп үттеләр: " Алар үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәделәр, соңгы минутларына кадәр антларына тугрылык сакладылар. Батыр сугышчыларга мәңгелек дан!"-дип әйттеләр. Солдатларны соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне саклап озаттылар, бер минут тынлык белән искә алдылар. Аларны Өченче Бөгелде һәм Шыкмай авыллары зиратына җирләделәр. Зәйлеләр якташларының батырлыгы белән горурланалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International