19 ноябрьдә Зәй шәһәренең 7нче мәктәбендә «Сферум» белем бирү платформасы аша онлайн форматта, Таҗетдин Ялчыгол исемендәге укучылар һәм мөгаллимнәрнең тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә Зәй шәһәренең мәгариф идарәсе мәгълүмати–методик бүлеге башлыгы Вәлиәхмәтова Миләүшә Камил кызы, мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Харисова Халидә Шакир кызы, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Зәй офыклары» газетасы баш мөхәррире Әгъләмова Энҗе Рәниф кызы, Таҗетдина Ялчыгол токымының дэвамчысы Хафизова Лилия Исмәгыйль кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Бу елда конференциягә 70 эш керде, шуларның 45е секцияләргә тәкъдим ителде. Конференциядә 3 секция эшләде. Укучылар үзләренең тикшеренү, проект һәм иҗат эшләрен «Проза әсәрләрендә гаилә темасын чагылдыру», «Батырлык – рухи матурлык» секцияләрендә якладылар. Педагоглар «Фәнгә багышланган тормыш» секциясендә эшләделәр. Һәр секциядә җиңүче һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнделәр.