Зәй укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган дусларча аралашу сәгате үткәрелде

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе
Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү системасының эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Зәй шәһәренең Соббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбенең 8 Б сыйныфы укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган «Йөрәк телендә аралашырга» дип исемләнгән дусларча аралашу сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар, Халыкара толерантлык көне барлыкка килү тарихы, аның дөнья илләре өчен әһәмияте һәм милләтара мөнәсәбәтләр үсеше турында белделәр. Укучылар толерантлыкка багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук толерантлык символы булган чәчәк җыйдылар, анда һәр таҗ яфрагына яхшы сыйфатлар язылган иде. Чарага дуслык, бер – береңне хөрмәт итү, толерантлык турындагы әдәбият һәм «Толерантлык-тынычлыкка юл» китап күргәзмәсе әзерләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International