Зәйлеләр герой якташларын соңгы юлга озаттылар

2024 елның 16 ноябре, шимбә
Бүген зәйлеләр Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган патриотлар-Саттаров Рәүф Фердинат улы һәм Әхмәдиев Илмир Шәмгун улын соңгы юлга озаттылар. Һәлак булган хәрбиләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, район башлыгы Разиф Кәримов, Зәй хәрби комиссариатының чакырылыш бүлеге башлыгы Александр Гурьянов:"Егетләребез Ватанга һәм халыкка хезмәт итүне үз бурычлары итеп сайладылар, аны намус белән һәм лаеклы үтәделәр, ныклык һәм батырлык күрсәттеләр",- диделәр. Якташларыбыз Рәүф Саттаров һәм Илмир Әхмәдиев хәтерләребез дә сугышчан батырлык үрнәге булып сакланыр! Хәрбиләрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар, бер минут тынлык белән искә алдылар. Солдатларны Имәнлебаш һәм Иске Елан авыллары зиратларына җирләделәр. Ватанны саклаучыларга якты истәлек!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International