Бүген зәйлеләр махсус хәрби операция барышында бурычын үтәгәндә һәлак булган якташылары, рядовой Мингалин Илназ Марат улы белән хушлаштылар. Хәрби белән хушлашу чарасында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, Башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галиев, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, туганнары,якыннары, дуслары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары катнашты. Петр Сергеевич, Иван Николаевич һәм Айрат Фоатович һәлак булучы гаиләсенең кайгысын уртаклаштылар. Алар билгеләп үткәнчә, Илназ Марат улы Ватанны батырларча саклап, ахырга кадәр хәрби бурычына тугры калган. Аның батырлыгы үсеп килүче буынга үрнәк булыр. Герой турындагы истәлек зәйлеләр йөрәгендә озак яшәр! Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Илназ Марат улын соңгы юлга бөтен хәрби тәртипләрне саклап озаттылар, аны Аксар авылы зиратына җирләделәр.