Зәйдән Лисичанскка җибәрелгән гуманитар ярдәм барып җитте

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе
Татарстанның шефлык күрсәтүче Лисичанск шәһәрендә социаль өлкә объектларын торгызу эшләре бара. Искәртәбез, узган якшәмбедә Зәйдән чираттагы гуманитар йөк, шул исәптән Лисичанск мәктәбе өчен җылыткыч материаллар җибәрелгән иде. Зәй шәһәренең «Техно заводы» ҖЧҖ 400 мең сумнан артык продукция җитештергән, заказны Зәй муниципаль районы хакимияте түләде. Татарстан төзүчеләре мәктәпкә капиталь ремонт ясап бетерделәр, җылылык трассасын төзекләндерделәр, аларга җылылык торбаларын изоляцияләү өчен материал кирәк иде, бу исә җылылык югалтуны киметергә һәм бинаның энергия нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International