Россия Федерациясе Президенты Путин Владимир Владимирович Указы нигезендә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен зәйлеләр Руслан Егоров, Тәлгать Кәримов, Айдар Хәлиуллин үлгәннән соң югары бүләккә - Батырлык орденына лаек булдылар. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов һәм хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына һәм якыннарына Батырлык орденнары тапшырдылар. Зал фидакарь егетләрне бер минут тынлык белән искә алды. Алар чын геройлар, чын ирләр булдылар һәм булып калачаклар – без аларны хөрмәт итәбез һәм һәрвакыт горурланачакбыз!