Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә каты авырулы гражданнарга шәфкать туташы хезмәтләре күрсәтелә
2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы гамәлгә ашырыла. Ул шул исәптән стационарны алмаштыра торган технологияләр кертүне дә күздә тота, шулардан берсе-каты авырулы өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга шәфкать туташы хезмәтләрен күрсәтү. Зәйдә ел ахырына кадәр 10 кешегә хезмәт күрсәтеләчәк. Озак вакыт карау кысаларында шәфкать туташы хезмәте (атнага 28 сәгать) бушлай күрсәтелә. Караучы хезмәтләренә мохтаҗлык Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан расланган форма буенча чит ярдәмгә бәйлелекне бәяләү бланкы нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнә. Бәяләүне үткәргәндә исәп – хисапка күп факторлар алына-бу яшәү шартлары да, уңайлыклар да, карарга сәләтле һәм карарга теләүче туганнарның булуы да. Шуннан соң өлкән яшьтәге гражданинга (инвалидка) «Караучы» хезмәте күрсәтү турында карар кабул ителә һәм социаль хезмәт алуның индивидуаль программасы төзелә, аның нигезендә өлкән яшьтәге кешегә кирәкле хезмәтләр күрсәтелә. Әлеге хезмәтләрне Яр Чаллы шәһәреннән «Ярдәм үзәге» АНО хезмәткәрләре күрсәтә. Эш «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла, алар хезмәткә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны да, шәфкать туташларын да сайлап алуда катнашалар. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын контрольдә тоту өчен, айга кимендә бер тапкыр өлкән яшьтәге ун кешенең һәрберсенә барачак. Шәфкать туташы хезмәте, беренче чиратта, үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен тулысынча югалткан ялгыз өлкән кешеләргә һәм инвалидларга кирәк булганлыктан, «шәфкать туташы» стационарын алмаштыручы технологияне кертү өлкән кешегә кирәкле хезмәтләрне гадәти, өй мохитендә алырга мөмкинлек бирәчәк.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары табигать сафлыгын саклауда
2026 елның 17 апрелендә Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Россия суы” бөтенроссия проекты кысаларында җирле күл ярларын чистарту буенча масштаблы экологик акция үткәрделәр.
Зәйдә Чернобыль АЭС фаҗигасендә катнашучылар белән очрашу узды
16 апрельдә Зәй районының өлкән буын аралашу үзәгендә Чернобыль АЭСы фаҗигасендә катнашучыларның Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 40 ел тулу уңаеннан очрашуы узды. Чара ликвидаторлар һәм Чернобыль АЭСындагы авария корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.
16
апрель, 2026 ел
Зәйдә җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр
Бүген хакимият бинасының зур залында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының сигезенче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы шәһәре Советының җиденче утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз