Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы белән хушлаштылар

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы 48 яшьлек Паклин Максим Анатольевич белән хушлашты. Өлкән лейтенант, взвод командиры сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак булды. Матәм панихидасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән хәрбинең әнисе, хатыны, балалары, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте: «Бүген зәйлеләр сезнең белән бергә кайгыралар. Без сугышчан бурычны үтәү барышында батырларча һәлак булган Ватаныбыз сакчысы Максим Анатольевич Паклинны соңгы юлга озатабыз. Кайтарып булмаслык югалту сәбәпле, кайгыгызны уртаклашам. Безнең геройга мәңгелек дан". Кайгы уртаклашу сүзләрен Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов та җиткерде. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Максим Анатольевичны соңгы юлга бөтен хәрби хөрмәт белән озаттылар. Хәрби хезмәткәрне Поручик авылы зиратына җирләделәр. Герой истәлеге зәйлеләр күңелендә мәңге яшәр!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International