Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларны соңгы юлга озатты

2024 елның 9 ноябре, шимбә

Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар – рядовойлар Әюпов Руслан Альберт улы, Халиков Хошим Кодир улы, Шәрифҗанов Әнвәр Салид улы белән хушлашты. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов туганнары, якыннары һәм барлык зәйлеләрнең кайгысын уртаклашты. "Бүген без монда соңгы сулышларына кадәр хәрби бурычларын үтәгән чын геройларны искә алу өчен җыелдык. Махсус хәрби операция барышында Руслан Альберт улы, Хошим Кодир улы, Әнвәр Салид улы командование куйган бурычларны намус һәм җаваплык белән башкарып, чын батырларча, үз Ватаннарына тугрылык һәм ныклык үрнәге күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайтарып булмаслык югалту кичергән туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам». Хәрбиләрнең якыннарына кайгы уртаклашу сүзлзрен шулай ук җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗановта җиткерде. Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрбиләрне соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне саклап  озаттылар. Руслан Әюпов белән Хошим Халиковны «Яңа шәһәр» бистәсе зиратына, Әнвәр Шәрифҗановны Имәнлебаш авылы зиратына җирләделәр. Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International