Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр
2024 елның 8 ноябре, җомга
Бүген Зәйдә Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә һәм Россия полициясе оешуга 306 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге җитәкчесе Марат Дәүләтшин, ведомство хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты. Чарада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Разиф Галиевич: «Ел саен 10 ноябрьдә Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегендә һөнәри осталар һәм үз эшенең патриотлары эшли. 2024 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Зәй бүлеге республика буенча 1 урынны алды. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эше һәрвакыт намус, батырлык һәм югары фидакарьлек символы булды һәм шулай булып кала да. Шәһәребез һәм районыбыз урамнарында тәртип, гражданнарның тынычлыгы, аларның үз иминлекләренә ышанычы нәкъ менә күбесенчә сездән тора"-дип ассызыклады үзенең котлау чыгышында. Аннары бүләкләү тантанасы булды. Район башлыгының Мактау грамотасы белән полиция подполковнигы, полиция башлыгының оператив эш буенча урынбасары Эдуард Ефимов һәм эчке хезмәт подполковнигы, тыл башлыгы Рушат Шәйхиев бүләкләнде. Район башлыгының Рәхмәт хаты белән полиция подполковнигы, полиция башлыгы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Илмир Хәйретдинов, полиция лейтенанты, шәхси состав белән эшләү бүлеге белгече Полина Колбешина, отставкадагы милиция майоры Лидия Әхмәтова бүләкләнде. Үз коллективын шулай ук Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы Марат Дәүләтшин котлады,ул иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләде, хезмәттәшләренә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм гаилә иминлеге теләде. Рәхмәт сүзләре шулай ук Эчке эшләр министрлыгы ветераннарына юлланды, алар хәзер дә яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүгә һәм һөнәри үстерүгә зур өлеш кертәләр, хезмәтнең бай тәҗрибәсен һәм иң яхшы традицияләрен тапшыралар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
март, 2026 ел
Зәйдә техниканы язгы кыр эшләренә кабул иттеләр
26 мартта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Камалиев Ф.Т., идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Рәхмәтов М.Х., Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлеге башлыгы урынбасары Яруллин Б.Ф., Россельхозцентр филиалы, Дәүләт техника күзәтчелеге һәм агрофирмалар белгечләре составындагы комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр.
Зәйдә хәрби операциядә катнашучысы В.А. Исаичевны соңгы юлга озаттылар
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте ефрейторы Исаичев Вячеслав Александрович белән хушлашты.
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Зәйдә мобилизацияләнгән сугышчы гаиләсенә булыштылар
Зәйдә “Гвардия” хәрби-патриотик клубында катнашучылар авыр яраланудан соң госпитальдә булган хәрби хезмәткәр гаиләсенә ярдәм күрсәттеләр. Балалар, көнкүреш мәшәкатьләренең бер өлешен үз өсләренә алып, утын кисәргә булыштылар. Клубта катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм - хуҗалык буенча ярдәм генә түгел, ә яклаучыларның гаиләләре турында кайгыртуның мөһим билгесе дә.
26
март, 2026 ел
Зәйдә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды
Бүген Зәй районы башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз