Узган елның апреленнән Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Зәй районы буенча идарәсендә «Демография» илкүләм проекты максатларына туры китереп оештырылган «Хатын-кызларча уңыш» хатын-кызлар клубы эшли, ул хатын-кызларның хезмәт потенциалын үстерү максатында ирекле берләшмә булып тора. Очрашуларның тематикасы төрле характерда, болар иҗади мастер-класслар, уңышлы хатын-кызлар белән очрашулар, төрле темаларга файдалы очрашулар, психолог белән очрашулар. Алар барысы да хатын-кызларның тулырак һәм үз-үзләренә ышанычлырак булуына, уңышлы үрнәкләр белән илһамлануына юнәлдерелгән. Шуның белән без төп бурычларыбызны хәл итәбез - хатын-кызларның тормыш сыйфатын күтәрү, аларның һөнәри компетенцияләрен үстерү һәм киләчәктә эш белән тәэмин ителү, эшкә урнашу яки үз эшебезне ачу. Мәшгульлек үзәгендә сайланган юлның теләсә кайсысында тулы озатуны алырга мөмкин. Мәшгульлек үзәге ярдәмендә үз бизнесыңны ничек ачарга һәм уңышка ирешергә? Хатын – кызлар клубында катнашучыларның берсе - Эльза Шарова үзенең уңышлы тарихы белән уртаклаша. «Мин эш эзләү максатыннан мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Белгечләр мине хатын-кызлар клубы чарасына чакырдылар, анда спикер үзенең уңышлы бизнес алып бару үрнәге белән илһамландырды. Элек мин үз эшемне ачу турында уйлана идем һәм хәтта минем башымда идея дә бар иде. Үз эшен ачканда бер мәртәбә бирелә торган ярдәм алу мәсьәләсе буенча карьера консультантына консультация сорап мөрәҗәгать иттем һәм, тулы консультация алып, безнең шәһәрдә беренче груминг - салонны ачтым. Һәм хәзер үземә ошаган эш белән шөгыльләнә алуымнан бик зур ләззәт алам. Мин хатын-кызлар клубына үз хыялымны тормышка ашыруга импульс алганы өчен рәхмәтле!» «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә Россиядә мәшгульлек үзәкләрен актив яңарталар. Аларда эш табарга гына түгел, һөнәри юнәлеш һәм юридик хезмәтләр дә күрсәтәләр, шулай ук һөнәри өйрәнүләр узарга тәкъдим итәләр. Яңа тип үзәкләре эшенең төп принципларының берсе-клиентларга юнәлешлелек. Гади эш эзләүчеләр дә, хезмәткәрләрне эзләүче эш бирүчеләр дә максималь адреслы, индивидуаль якын килүгә исәп тота алалар Хатын-кызлар клубы эше, шулай ук дәүләт хезмәтләре алу мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны түбәндәге адрес телефон аша 8 (8555)871543.