Бүген зәйлеләр районның элеккеге башлыгы-Зәй районының Мактаулы гражданины Ринат Фәрдиевне искә алу чарасына җыелдылар, очрашу ял паркында, аның хөрмәтенә куелган һәйкәл янында үтте. Ринат Шәех улына багышланган скульптурага илтүче юл буенда туган якны өйрәнү музее тарафыннан фоторәсемнәр күргәзмәсе оештырылган. Сурәтләрдә-вакыйгалар, Ринат Фәрдиевның эш мизгелләре, портретлары урнаштырылган иде. Район башлыгын искә алырга аның белән төрле елларда эшләгән хезмәттәшләре: шәһәр һәм район депутатлары, предприятие һәм оешма вәкилләре, җәмәгатьчелек җыелды. Ринат Фәрдиев 30 ел Зәй җирендә хезмәт куйды, безнең район белән хезмәт эшчәнлеген 1978 елдан бирле бәйләде. Ул авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә дә эре хуҗалыкларны җитәкләп, зур эш тәҗрибәсе туплады. 1999 елдан алып Ринат Шәех улы Зәй районы һәм шәһәре хакимиятен җитәкләде. Ул Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, шулай ук «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Аның исемендәге ял паркы елдан-ел матурлана бара. Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе шәһәр үзәгендә урнашкан, хәзерге вакытта ул алдынгы укыту методларына туры китереп төзекләндерелгән мәктәп һәм бугенге көндә бик яхшы гына эшләп килә, биредә аның истәлегенә махсус музей булдырылган. Ринат Фәрдиев исемендәге милли көрәш турниры хәзер Бөтенроссия статусына ия, ә районның иң яхшы уку алдынгылары аның исемендәге премияләр белән бүләкләнә. "Ринат Шәех улы һәрвакыт безнең күңелебездә саклана. Шушы көннәрдә генә аның туганнары, республикадан килгән кунаклар белән бергә, милли көрәш турниры үткән көннәрдә без аның истәлек билгесе янында булдык. Үз эшләре белән Зәй тормышында тирән эз калдырган Ринат Шәех улы һәрдаим безнең белән янәшә булыр!"- диде район башлыгы Разиф Кәримов.