Зәй яшьләре Татарстан Яшьләр министрлыгы грантлар конкурсында үз проектларын тәкъдим итте. 30 октябрьдә Яшьләр эшләре министрлыгында яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре өчен грантлар конкурсын яклау узды. Зәй районының яшьләр сәясәте белгечләре 3 проектны тәкъдир иттеләр: 1. «Барысы да - балаларга - иң яхшысы» балаларны савыктыру лагерьлары республика фестивале - Татарстанның төрле почмакларыннан килгән балаларның иҗади башлангычын һәм аларның кабатланмас булуын берләштерүче матур чара. 2. Гаилә кыйммәтләрен һәм ватанпәрвәрлекне ныгытуга юнәлдерелгән «Спортчы булып үсәм!» атасы һәм улының клубы; 3. «Гаилә объективта». Яклауда “Дуслык” яшьләр үзәге җитәкчесе Ирина Белан, структур бүлекчә мөдире Алла Уразайкина, “Созвездие” балалар бакчасы җитәкчесе Наталья Алчина яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева һәм “Яшьләр үзәге” директоры Оксана Артюхова белән бергә үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Әйтергә кирәк, узган ел Зәй районы әлеге конкурста җиңүче булды һәм 1 750 000 сум отты. Җиңүгә ышанабыз! Һәм нәтиҗәләрне игълан итүне көтәбез!