Зәйдә хәрбине соңгы юлга озаттылар

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашучы, ефрейтор Дмитриев Виталий Николаевич белән хушлашты. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрбинең әтисенә, хатынына, кызына, туганнарына, якыннарына, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Бүген россиялеләр ил иминлеге өчен көрәшә, алар арасында 500дән артык якташыбыз бар. Әмма, кызганычка каршы, нацизмны Җиңү безгә югары бәя белән бирелә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, шәхсән үзем, барлык зәйлеләр исеменнән якташыбыз Виталий Дмитриевны югалту кайгысын уртаклашам-ул чын ир-атларча үзенең хәрби антына соңгы чиккә кадәр тугры калды». Шулай ук җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясадылар һәм кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерделәр. Хәрби хезмәткәрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Виталий Николаевичны Якты Күл авылы зиратына җирләделәр герой турындагы истәлек зәйлеләрнең йөрәкләрендә озак яшәр.  Без, зәйлеләр, якташларыбызның батырлыгы белән горурланабыз. Аларның батырлыгы һәм куркусызлыгы сугышчан иптәшләре һәм яшьләр өчен үрнәк булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International