Бүген «Энергетик» мәдәният йортында свода катнашучыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Сугышчан бүләкләр — Батырлык ордены һәм II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале — СВО вакытында һәлак булган хәрбиләргә аларның туганнарына-ата-аналарына, хатыннарына, балаларына тапшырылды. Җыелганнар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. "Зәйлеләр махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Ватанны саклауга бастылар. Бүгенге көндә 500дән артык зәйле махсус операция зонасында. Безнең өчен алар барысы да Геройлар. Алар илебез азатлыгы өчен батырларча - кызганычка каршы, кайчакта үз тормышлары бәрабәренә көрәшәләр. Чын ирләр, Ватанны саклаучылар тәрбияләгән ата-аналарга зур рәхмәт!"- дип ассызыклады район башлыгы Разиф Кәримов. Ул шулай ук зәйлеләргә СВО сугышчыларына, хәрби госпитальләргә актив ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов республика хәрби комиссары, хәрби частьләр командованиесе исеменнән һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә ирләренең, улларының батырлыклары өчен зур рәхмәт белдерде, аларның чын геройлар булуларын ассызыклады. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек өчен ордены белән үлгәннән соң рядовой Владимир Апполонов, сержант Артем Байрашев, кече лейтенант Азат Борһанов, кече сержант Илдар Латыйпов, ефрейтор Николай Фролов, рядовой Владимир Чулков бүләкләнде. 2023 елның 25 декабрендә әле исән чагында ук Демьян Барсуковны Россия Президентының II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләү турындагы Указы чыкты. Кызганычка каршы, разведчик 2024 елның 4 апрелендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Бүген дәүләт бүләген аның әнисенә, хатынына һәм улларына тапшырдылар. Безнең заманның чын геройлары күңелләребездә озак сакланыр!