Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге өлкән буын вәкилләре өчен тагын ике аралашу үзәге ачты
2024 елның 28 октябре, дүшәмбе
17 октябрьдән Ютазы һәм Алексеевск районнарында өлкән буын вәкилләре өчен аралашу үзәкләре эшли башлады, аларның миссиясе - өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын мөмкин кадәр сыйфатлы һәм файдалырак итү. Үзәкләрне Ютазы районы клиент хезмәте җитәкчесе Илмира Абдуллина һәм Алексеевск районы клиент хезмәте җитәкчесе Наталья Уфимцева, муниципаль районнар җитәкчеләре, Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәләре активистлары, шулай ук иҗтимагый партнер-оешмалар һәм иҗат берләшмәләре вәкилләре ачты. Ике ачылыш та районнар өчен әһәмиятле вакыйга булып узды. Үзәккә беренчеләрдән булып килүчеләр өчен Ютазы районында Мәдәният йортының иҗат коллективлары: балалар хоры, музыкантлар һәм инструменталистлар чыгыш ясады, ә Алексеевскиның өлкән буын аралашу үзәгендә кунакларны “Кояшкай” хореография студиясенең яшь биючеләре каршы алды. Чара азагында өйдә пешерелгән ризыклар белән бергәләп чәй эчү оештырылды. “Үзәк өлкән яшьтәге гражданнар өчен очрашу, эчкерсез аралашу урынына әйләнәчәк, анда гражданнар үз мәнфәгатьләре белән уртаклашачак һәм рухи яктан якын кешеләр табачак", - дип, фикерләре белән уртаклашты Илмира Салаватовна. Бүгенге көндә республикада өлкән буын вәкилләре өчен сигез аралашу үзәге эшли инде. Азнакай, Яр Чаллы, Буа, Баулы, Арча, Балык Бистәсе, Ютазы һәм Алексеевск районнарының клиент хезмәтләрендә Татарстан пенсионерларының ялын оештыру өчен максималь уңайлы шартлар тудырылган: ял итү зоналары эшли, мини-китапханәләр ачылган, килүчеләр өчен интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютерлар урнаштырылган, массакүләм чаралар үткәрү өчен җиһазландырылган бүлмәләр бар Аралашу үзәкләрендә кунаклар өчен даими рәвештә сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомер буенча лекцияләр укыла, компьютер һәм финанс грамоталылыгы дәресләре, психологик тренинглар үткәрелә, шахмат турнирлары, рәсем һәм әвәләү дәресләре, милли кухня ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар уздырыла. «Без киләчәктә аралашу үзәкләре челтәрен киңәйтү өстендә эшәячәкбез, чөнки безнең пенсионерларыбыз бик активлар. Монда алар яңа дуслар табалар, уңайлы шартларда яңа шөгыльләр һәм күнекмәләр алалар, ә иң мөһиме, кайгырту һәм игътибар тоялар. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле безнең үзәкләрдә 500дән артык чара узды, аларда 1000нән артык пенсионер катнашты», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Эдуард Вафин. Өлкәннәр өчен үзәкләр дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 8-00 дән 17-00 гә кадәр , җомга көннәрендә 8-00 дән 15-45 кә кадәр эшли. Актуаль яңалыклар белән безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә да танышырга мөмкин. Сорауларыгыз булса, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.00тән 17.00га кадәр, җомга көнне 08.00-15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
март, 2026 ел
Зәйдә техниканы язгы кыр эшләренә кабул иттеләр
26 мартта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Камалиев Ф.Т., идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Рәхмәтов М.Х., Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлеге башлыгы урынбасары Яруллин Б.Ф., Россельхозцентр филиалы, Дәүләт техника күзәтчелеге һәм агрофирмалар белгечләре составындагы комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр.
Зәйдә хәрби операциядә катнашучысы В.А. Исаичевны соңгы юлга озаттылар
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте ефрейторы Исаичев Вячеслав Александрович белән хушлашты.
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Зәйдә мобилизацияләнгән сугышчы гаиләсенә булыштылар
Зәйдә “Гвардия” хәрби-патриотик клубында катнашучылар авыр яраланудан соң госпитальдә булган хәрби хезмәткәр гаиләсенә ярдәм күрсәттеләр. Балалар, көнкүреш мәшәкатьләренең бер өлешен үз өсләренә алып, утын кисәргә булыштылар. Клубта катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм - хуҗалык буенча ярдәм генә түгел, ә яклаучыларның гаиләләре турында кайгыртуның мөһим билгесе дә.
26
март, 2026 ел
Зәйдә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды
Бүген Зәй районы башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз