Зәйдә Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча турнир узды. «Яшьлек» боз сараенда ике көн дәвамында республиканың һәм Россия төбәкләренең иң көчле спортчылары арасында мавыктыргыч ярышлар барды. Татарстанның 18 районыннан һәм Россиянең 5 төбәгеннән 23 команда составында 250 көрәшче катнашты. Финал ярышлары алдыннан турнирда катнашучыларны район башлыгы Р.Г Кәримов сәламләде. Разиф Гали улы ата-бабаларыбызның милли гореф-гадәтләренә тугрылыклы һәм тирән ихтирамлы булулары, үз төбәкләрендә көрәшне үстерүләре һәм камилләштерүләре өчен барысына да олы рәхмәтен белдерде. Зәй көрәшчеләре турнирда лаеклы чыгыш ясады. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында.: Ибраһимов Җәмил - 1 урын. Ир-атлар арасында: 65 кг - Кашапов Азат-3 урын; 80 кг - Рузметов Кәрим-3 урын; 100 кг-Насыйбуллин Ислам-3 урын; 130 кг - Сәлахов Радик-1 урын. Команда нәтиҗәләре: 1 урын - Әлмәт муниципаль районы; 2 урын-Казан шәһәре, "Зилант" спорт клубы; 3 урын-Лаеш муниципаль районы булды.