Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә «Яшьләр» паркы ачылды
2024 елның 26 октябре, шимбә
Парк «Бердәм Россия» партиясенең халык программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында булдырылды. Объектны ачу тантанасы район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рияз Комаров, Азат Хамаев, бик күп мәртәбәле кунаклар катнашында узды. «Яшьләр» паркы Зәй шәһәренең, «Яңа шәһәр» микрорайонының иҗтимагый киңлеге объекты булып тора. Микрорайонда 5 балалар бакчасы, 1187 урынга исәпләнгән бер мәктәп, күпфатирлы йортлар, шул исәптән тугыз катлылары, зур шәхси сектор урнашуын исәпкә алганда, бу - шактый җанлы урын. Паркны реконструкцияләү 2022 елның апрелендә башланды. Архитекторлар пространствоны яхшырттылар һәм аны күпфункцияле, халыкның төрле категорияләре ялы өчен уңайлы иттеләр, әлбәттә, күпчелек яшьләрнең теләкләре исәпкә алынды. Хәзерге вакытта парк балаларның ял итү зонасын, ачык театрны, аттракционнар зонасын, җәяүлеләр зонасын үз эченә ала. Биредә ял итү өчен уңайлы шартлар тудырылган: тренажерлары һәм гимнастика комплексы булган спорт мәйданчыгы, балалар шәһәрчеге һәм сабыйлар өчен зур комлык, шулай ук экстрим-зона, хәрәкәтчән уеннар өчен урыннар, иҗади киңлек өчен зона бар. “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасын гамәлгә ашыруда актив катнашканнары һәм Зәй шәһәрендәге “Яшьләр” паркын булдыруда зур өлеш керткәннәре өчен HEADS GROUP бюросы җитәкчесе Владислав Куликовский, проектның баш архитекторы Дарья Сайног, проектның әйдәп баручы архитекторы Олег Бажитов районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
ноябрь, 2024 ел
“Яшьлек” командасы ТР хоккей Федерациясе призына 1 нче турнирда отты
16-17 ноябрь көннәрендә «Яшьлек» боз сараенда 2015 елгы хоккей федерациясе призына турнирның 1 этабы узды.
Зәй укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган дусларча аралашу сәгате үткәрелде
Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү системасының эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Зәй шәһәренең Соббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбенең 8 Б сыйныфы укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган «Йөрәк телендә аралашырга» дип исемләнгән дусларча аралашу сәгате үткәрелде.
СВО зонасында һәлак булган офицер Сергей Анатольевич истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык Бөтенроссия турниры узды
16 ноябрьдә Чаллыда "позывной СИБИРЬ" СВО зонасында һәлак булган офицер Сергей Анатольевич истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык Бөтенроссия турниры узды.
Зәйдә Баһаутдинов Илмир Вадут улы истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды
15-16 ноябрьдә Зәй шәһәренең «Старт» спорт комплексында Баһаутдинов Илмир Вадут улы истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз