Район башлыгы Разиф Кәримов мәгариф идарәсе оешмаларында булды

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов 6 нчы һәм 5 нче мәктәпләрдә булды. Очрашу барышында 6 нчы урта мәктәптә мәктәп территориясен төзекләндерү эшләре каралды. Мәктәп директоры Ләйсән Кәмәлиева мәктәп яны территориясен санитар чистарту эшләре турында сөйләде, куркынычсызлык чараларын үтәү, аерым алганда КПП урнаштыру буенча эшләрнең барышы белән таныштырды. Район башлыгы шулай ук, укучылар өчен кайнар туклануны оештыруны контрольдә тоту максатыннан, мәктәп ашханәсендә булды. 5 нче мәктәптә Разиф Гали улы 4 нче сыйныфның физик культура дәресендә булды, укучылар белән спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләште, үзенең спорттагы уңышлары турында сөйләде. Аннары Разиф Галиевич биология дәресенә керде, өйрәнелә торган тема белән танышты. Укучылардан көллиятләргә һәм югары уку йортларына керү планнары турында сорашты, районның эшләп килүче предприятиеләре турында сөйләде. Балаларны үз мәктәбен яратырга, кече Ватаныбызның патриоты булырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International