Яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча традицион төбәкара турнир узды

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

18 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Ульяновск шәһәрендә СССР спорт мастеры Алтынбаев Рәшит Мөхәммәт улы истәлегенә ирекле көрәш буенча традицион төбәкара турнир узды. Ярышларда Идел буе федераль округыннан 270 дән артык спортчы, шулай ук күрше Казакстан командасы катнашты.  Тренер Хәйруллин И.Г. кул астында тәрбияләнүче спорт сөючеләр түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 22 кг га кадәр үлчәү категориясендә Минеев Егор турнирның бронза призеры, 26 кг га кадәр үлчәү категориясендә Фаршатов Динар турнирның бронза призеры, 32 кг га кадәр авырлык категориясендә Хисматуллин Арслан  турнирның бронза призеры, 48 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Карпов Данил турнирның бронза призеры, 30 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Мөгөрбив Әбүбәкәр турнирның бронза призеры булды, һәм 34 кг га кадәр авырлык категориясендә Хөснетдинов Әмир турнирның чемпионы булды, шулай ук җиңүче өчен кубогы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International