Зәйдә шәһәр башлыгы урынбасары билгеләнде

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

7 октябрьдә дүртенче чакырылыш Зәй шәһәре Советының кырык икенче утырышы булды. Сессиянең көн тәртибендә төп мәсьәлә Зәй шәһәре башлыгы урынбасарын сайлау иде. Бу вазыйфаны биләгән Елена Недошивина вакытыннан алда үз вәкаләтләрен тапшырырга карар кылды. Район башлыгы Разиф Кәримов Елена Владимировнага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен  Рәхмәт хаты тапшырды. Район башлыгының яңа урынбасары вазыйфасына шәһәр Советы депутатлары арасыннан кандидатура тәкъдим ителде. Ачык тавыш бирү барышында депутатлар бертавыштан Сергей Максимов кандидатурасын хупладылар. С. В. Максимов 2019 елдан Зәй политехник көллияте директоры вазыйфасын биләгән, элегрәк шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасында эшләгән, идарә итү эшендә зур тәҗрибәгә ия. Разиф Гали улы аңа шәһәр халкы  иминлеге өчен хезмәттә нәтиҗәле эш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International