Киокусинкай буенча "Андрей Якутов истәлегенә 32 нче Мемориал" халыкара беренчелеге узды

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

5 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр Новосибирск шәһәрендә каратэ Киокусинкай буенча "Андрей Якутов истәлегенә 32 нче Мемориал" халыкара беренчелеге узды. Ярышларда дөньяның 18 иленнән һәм Россиянең 29 төбәгеннән 1300 спортчы катнашты. Ярышлар да  иң көчле спортчылар очрашты.  Зәй шәһәрен Алексей һәм Владимир Ревин шәкертләре тәкъдим итте. Зәй спортчылары тагын бер мәртәбә үзләренең югары спорт дәрәҗәсен расладылар. Беренчелектә Ревин Егор һәм Кәмәлиева Амелия җиңү яуладылар, бронза медальләр белән Фәршатова Адилия, Ихинданова Умукурсум, Хөснетдинов Марат бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International