Хөрмәтле укытучылар, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Халыкара укытучылар көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. Сезнең һөнәрегез җәмгыятебездә иң мөһим, сорау зур булган хезмәтләрнең берсе. Үсеп килүче яшь буынның язмышы, Зәй муниципаль районы, Татарс-тан Республикасы, илебез киләчәге турыдан-туры сезнең белем бирү дәрәҗәсенә, һөнәри осталыгыгыз, акыллы эшчәнлегегез, гражданлык позициягезгә бәйле. Нәкъ менә сез балаларга белем өләшәсез, аларда иң яхшы сыйфатларны тәрбиялисез, уйларга, иҗади эшләргә өйрәтәсез, көндәшлеккә сәләтле шәхес һәм үз кече Ватанының патриотлары булырга әзерлисез. Районыбыз мәктәпләрендә яхшы, талантлы укытучылар хезмәт куя. Алар Россия мәгарифе традицияләренә тугры калып, замана белән бергә атлап, белем бирү процессына инновацион эшләнмәләрне кертеп, иҗади якын килеп эшлиләр. Хөрмәтле педагоглар, сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә белем бирү йортларыннан олы тормышка, илебез үсеше өчен кирәк булган киң эрудицияле, креатив фикерләү сәләтенә ия, социаль актив яшь кешеләр чыга. Фидакарь хезмәтегез, һөнәрегезгә туг-рылыгыгыз, нечкә тоемлау сәләтегез, акыл белән эш йөртә белүегез, сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! Балаларга биргән күңел җылыгыз үзегезгә саулык, бәхет, изге гамәлләр башкаруга яңа көч булып әйләнеп кайтсын. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга уңышлар, оптимизм, иң изге теләкләрне юллыйм!