1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне, игелек һәм хөрмәт көне. Бу көн-өлкән буынга күпьеллык намуслы хезмәте, игелеге һәм зирәклеге өчен рәхмәт әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Иркен шартларда, бер чынаяк чәй эчеп, ветераннар үзара аралаша, яшьлек елларын искә төшерә алдылар. Бәйрәм очрашуында шигырьләр, җырлар һәм табышмаклар яңгырады. Чакырылган кунаклар төрле конкурсларда актив катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре исә үз чиратында җылы, дустанә атмосфера булдырырга һәм өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәмне кызыклы, бай һәм файдалы итәргә тырыштылар. Алар моңа тулысынча лаек бит!