«Яшьлек» командасы - хоккей буенча турнирның көмеш призеры

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе
27 сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр Чистай шәһәрендә Питрәчтәге «Питрәч» командасы, Теләче авылы «Торнадо», Чистай шәһәренең «Кара пантера», Зәй шәһәренең «Яшьлек», Казан шәһәренең «Динамо», Биектау авыллары командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Турнир йомгаклары буенча Зәй шәһәренең “Яшьлек” командасы 2 урынны яулады. Турнирның иң яхшы капкачысы дип «Яшьлек» командасы уенчысы Зотова Ангелина танылды. Тренеры Хөснетдинов Айнур Рамил улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International