Бүген зәйлеләр якташлары - Борһанов Динар Роберт улы һәм Мартынычев Александр Александрович белән хушлашты. Динар һәм Александр - чын ир-атлар буларак, үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәделәр һәм туган ил чикләрен яклау эшенә зур өлеш керттеләр, тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен бирделәр. Матәм чарасы “Энергетик” мәдәният сараенда узды. Ватанны саклаучыларны соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне үтәп озаттылар, бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аларның исемнәре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар белән беррәттән безнең хәтердә мәңгелеккә калачак. Бу кешеләр бер язмыш һәм тарих белән бәйләнгән. Ил иминлеге өчен гомерләрен бирүчеләр алдында без түбәнчелек белән баш иябез.