Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар – Герман Ялтанский һәм Федор Щурик белән хушлашты. Меңләгән чын ир-атлар, беренче чакыру буенча ук җиңүгә тәвәккәллек һәм зур ихтыяр көче күрсәтеп, Ватан мәнфәгатьләрен якларга киттеләр һәм бүген дә алгы сызыкта сугышалар. Герман Сергеевич һәм Федор Федорович кебек батыр сугышчылар ярдәмендә без барыбыз да тыныч күк астында яшибез. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Хәрбиләрнең туганнары, якыннары һәм барлык зәйлеләрнең кайгысын уртаклашу сүзләре белән район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «СМП» АҖ генераль директоры Р. Ф.Комаров, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариатының бүлек башлыгы А. Ю. Гурьянов мөрәҗәгать итте. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен хәрбиләр үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнделәр. Солдатларны соңгы юлга бөтен тәртипләрне үтәп озаттылар, бер минут тынлык белән искә алдылар. Ватанны саклаучылар истәлеген йөрәкләребездә мәңге сакларбыз.