Зәйлеләр «Татарстан кроссы-2024» спорт акциясенә кушылдылар

2024 елның 21 сентябре, шимбә

21 сентябрьдә Зәйдә «Татарстан кроссы-2024» республика массакүләм ярышлары кысаларында спорт акциясе узды.Чара Зәй муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе тарафыннан оештырылган һәм «Демография» милли проектының максатларын тормышка ашыруга, халыкны системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән. Быел акция кысаларында 6 категория арасында ярышлар уздырылды.

Стартка беренчеләрдән булып муниципаль белем бирү учреждениеләренең 5-6 сыйныф укучылары чыкты. Бу яшьтәге малайлар арасында 3 нче урынны Куралесов Кирилл (2 нче мәктәп)алды , 2 нче урынны Тимофеев Данила (2 нче мәктәп) алды һәм Алахвердиев Аслан (6 нчы мәктәп) җиңүче булды. Кызлар арасында 3 нче урынны Куликова Виктория (2 нче мәктәп) алды, 2 нче урынны Әхтәмова Рената (6 нчы мәктәп)алды  һәм әлеге яшь категориясендә җиңүче Фәйзрахманова Лия (7 нче мәктәп) булды. Стартка 2-4 сыйныф укучылары чыкты, анда урыннар түбәндәгечә бүленде:

Малайлар арасында:1 урын- Гәйнетдинов Әмир (4 нче мәктәп); 2 урын-Шишканов Артем (3 нче мәктәп); 3 урын-Кириллов Арсений (7 нче мәктәп).

Кызлар арасында:1 урын-Яранцева Елизавета (4 нче мәктәп); 2 урын-Шестиперова Ксения (3 нче мәктәп); 3 урын-Третьяк Карина (2 нче мәктәп).

Өченче ярышта 7-8 класс укучылары егетләр һәм кызлар катнашты. Кузнецов Дамир (Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе) һәм Норкина София (7 нче мәктәп) бронза медалена лаек булды, көмеш медальләргә Хуҗакулов Ислам (Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе) лаек булдылар. Рыжик Кирилл (2 нче мәктәп) һәм Харитонова Инесса (3 нче мәктәп) әлеге категорияләрдә җиңүчеләр булдылар.

Ярышларда җиңүчеләр дипломнар, медальләр, кубоклар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр. Аны ачу һәм бүләкләү тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ревина Светлана Юрьевна катнашты. Бүләкләү тантанасында шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура – спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.

Аннары акция 9-11 сыйныф укучылары һәм 1-2 курс студентлары белән дәвам итте. Бу категориядәге егетләр арасында 3 нче урынны Горин Эрик (ЗПК) алды, 2 нче урынны Насыйров Нияз (3 нче мәктәп) һәм җиңүче – Догадин Андрей (6 нче мәктәп), кызлар арасында 3 нче урынны Георгенбергер Кристина (7 нче мәктәп), 2 нче урынны Юдина Алина (Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе) алды һәм Яхина Диләрә (Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе) җиңүче булды.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «Өченче яшь» категориясендәге йөгерү иң тамашалысы булып чыкты, анда 55 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар йөгерде. Ир-атлар арасында көмеш призер булып Китов Виктор, ә җиңүче булып Захаров Николай танылды. Хатын-кызлар арасында «Өченче яшь» йөгерешендә бронза медальгә Мухина Надежда лаек булды, көмеш - Суркина Тамара, алтын медальгә Гыйльманова Фәния лаек булды.

Ярышлар массакүләм йөгерү белән тәмамланды, анда да җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:

Ир-атлар арасында:1 урын – Григорьев Егор;2 урын – Чернов Павел;3 урын - Селезев Евгений.

Хатын-кызлар арасында:1 урын - Волкова Регина; 2 урын-Алсенкова Алия; 3 нче урын-Задавина Ирина.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 20 сентябрьдә акция мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең беренче сыйныф укучылары арасында узды. Катнашучыларны физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тимеркаева Илзирә Габделбәр кызы, «Бердәм Россия» партиясенең Зәй бүлекчәсе белгече Феофанова Гөлнара Миңнул кызы котларга килделәр. Барлык катнашучылар да бәйрәм атмосферасы белән корылды һәм көн саен спорт белән шөгыльләнергә вәгъдә итте.

Авыл халкы һәм авыл җирлекләренең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен ярышлар җирлекләр территориясендә узды. Авыл җирлекләрендәге Милләт кроссы спорт вакыйгасына гына әйләнеп калмыйча, кешеләрне алга таба да спорт белән шөгыльләнергә һәм актив яшәү рәвеше алып барырга рухландырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Милләт кроссы» – ул спорт чарасы гына түгел, ә гомумроссия масштабындагы социаль әһәмиятле вакыйга да. Чөнки аның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. «Милләт кроссы» программасы төрле яшь категорияләренә исәпләнгән. Төрле дистанцияләр стартына кече яшьтәге балалар да, пенсионерлар да чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International