Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән хушлаштылар

2024 елның 20 сентябре, җомга

20 сентябрьдә зәйлеләр якташларын - махсус хәрби операциядә катнашкан Джураев Фәрхәд Илшат улын һәм Гыйльманов Ринат Илгат улын соңгы юлга озаттылар. Алар чын батырларча, соңгы көнгә кадәр хәрби антларына тугры калып, туган ил чикләрен саклауга бәһасез өлеш керттеләр, үз гомерләрен баш өстендәге тыныч күк йөзен саклауга бирделәр. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Хәрбиләрне соңгы юлга барлык  тәртипләрне саклап озаттылар, аларны Яңа шәһәр микрорайоны зиратына җирләделәр.Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ватанны саклаучылар истәлеге зәйлеләрнең йөрәгендә мәңге яшәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International