Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зилә Вәлиуллина өй пешекчесе
2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Зилә Мөҗип кызы - Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси инициативага ярдәм» милли проектында катнашучы буларак үз эшен ачкан эшмәкәр. «Эшсез калгач буш вакыт барлыкка килде һәм кондитер тәҗрибәсе булгач (ә кондитер булып мин 14 елдан артык эшләдем), туганнарым заказы буенча урама әзерләдем, тортлар пешердем, токмач ясадым, ә бу миңа бик ошый торган хобби гына кебек тоелды. Ә шул ук вакытта мине: «Синең бик яхшы килеп чыга! Бик тәмле һәм матур!» - дип илһамландырган кешеләр саны арта барды. Кайвакыт мондый фикер килә иде: «Ә миңа үз эшем белән шөгыльләнергә түгелме?». Әмма бу фикерләрне мин еракка кудым, дөресен генә әйткәндә, бик куркыныч иде, бик күп сораулар туды – «Мин булдыра алырмынмы, үз продуктымны ничек этәрергә, финанслауны ничек хәл итәргә?». Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән мин үз эшемне ачу өчен бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәме алу мөмкинлеге турында белдем. Якыннарым бик хуплады, миңа ышаныч уятты. "Ә нигә үзеңне сынап карамаска?" – дип уйладым. Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре минем белән даими элемтәдә тордылар: көндез дә, кичен дә мин теге яки бу сорау белән шалтырата ала идем һәм һәрвакыт эчтәлекле җавап ала идем. Бизнес-планны уңышлы яклый һәм һөнәри керемгә салым түләүче буларак теркәлә, ягъни үзмәшгуль була алдым. Алынган акчаларга миңа кирәкле булган җиһазлар һәм продуктларның башлангыч партиясен сатып алдым. Һәм үземне актив рәвештә алга этәрә башладым, яңа клиентларны үз десертларым һәм тортларым белән сөендерә башладым!» Гражданнар хоббиларын үз бизнесына әверелдереп, хыялларын тормышка ашырырга тырышалар. Дәүләт «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты ярдәмендә мондый омтылышларны хуплый һәм гражданнарга аларның башлангычларында һәрьяклап ярдәм күрсәтә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
ноябрь, 2024 ел
“Яшьлек” командасы ТР хоккей Федерациясе призына 1 нче турнирда отты
16-17 ноябрь көннәрендә «Яшьлек» боз сараенда 2015 елгы хоккей федерациясе призына турнирның 1 этабы узды.
Зәй укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган дусларча аралашу сәгате үткәрелде
Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү системасының эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Зәй шәһәренең Соббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбенең 8 Б сыйныфы укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган «Йөрәк телендә аралашырга» дип исемләнгән дусларча аралашу сәгате үткәрелде.
СВО зонасында һәлак булган офицер Сергей Анатольевич истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык Бөтенроссия турниры узды
16 ноябрьдә Чаллыда "позывной СИБИРЬ" СВО зонасында һәлак булган офицер Сергей Анатольевич истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык Бөтенроссия турниры узды.
Зәйдә Баһаутдинов Илмир Вадут улы истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды
15-16 ноябрьдә Зәй шәһәренең «Старт» спорт комплексында Баһаутдинов Илмир Вадут улы истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз