Радик Салахов -5-нче Бөтендөнья күчмә уеннары җиңүчесе

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе
13 нче сентябрьда Казахстанның Астана шәһәрендә 5 нче Бөтендөнья күчмә уеннары тәмамланды. Татарстан спортчылары 17 медаль яулады: 4 алтын, 4 көмеш һәм 9 бронза. Татарстан командасында чын спорт йолдызы дип Зәй спортчысы Радик Сәлаховны санарга була. Милли көрәштә спортчының инде ике алтын медале бар, өчесе Россия чемпионатында һәм алтысы Татарстан беренчелегендә. Моңа кадәр җиңү аңа БРИКС уеннарында килгән иде, ә хәзер Радик үзенең җиңүләрен күчмә халык уеннарының «алтыны» белән тулыландырды. Радик Сәлахов иң абруйлы абсолют категориядә (90 килограммнан артык) иң көчлесе булды. Финалда ул Казахстаннан Нурдәүләт Җарылгаповка өмет калдырмады. Тулы Триумф өчен корәшне Олимпия уеннары программасына кертү генә җитми, анда Радик, һичшиксез, һәрбер көндәшен җиңәр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International