Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә «әтиләр көне» спорт эстафетасының муниципаль этабы узды
2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе
14 сентябрьдә «Энергия» стадионында якынлашып килүче Россиядә әтиләр көненә һәм Гаилә елына багышланган муниципаль ярышлар узды. Ярышлар «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты максатларына туры китереп уздырылды. Ярышларда катнашучыларны Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, җиңүчеләр республика ярышларында район данын якларга барачак. - Әтиләр һәм уллар – сез безнең яклаучыларыбыз. Гаиләгезнең көче генә түгел, Ватаныбызның көче дә сездән тора. Призлы урыннар да алай ук мөһим түгел – гаиләдә һәм илебездә бердәмлек мөһимрәк урын алып тора, - дип мөрәҗәгать итте командаларга Зәй районы ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларга үз уллары белән махсус хәрби операциядә катнашучы ике кеше дә килгән иде. 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге әтиләр һәм уллар командалары өчен күңелле сынаулар әзерләнде. Катнашучыларга турнирда мөмкин кадәр күбрәк көч җыярга, баскетбол тупын боҗрага ыргытырга, бергәләп озын чапкыч аша сикерергә, барысыннан да тизрәк таяк һәм кыршаулар тотып йөгерергә, теннис тупларын конусларга эләктерергә кирәк иде. Сынауларны җиңү өчен әтиләргә һәм улларга көч, тизлек, җитезлек күрсәтү генә түгел, бәлки бердәмлек, үзара ярдәмләшү дә кирәк булды. Шунысы сөендерә, үз ирләре өчен "җан атарга" хатыннары, әниләре һәм апалары килгән иде. Гаилә ул кеше тормышында иң мөһиме. Ә һәр кеше нәрсә тели?Һәркемнең гаиләсендә барысы да бәхетле һәм сәламәт булсын иде. Халыкта сәламәт тәндә — сәламәт рух дип юкка гына әйтмиләр. Спорт белән шөгыльләнү кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Шуңа күрә кеше тормышында аның роле зур әһәмияткә ия. Спорт бәйрәмендә әтиләр һәм уллар спортта үз осталыкларын күрсәттеләр һәм барлык эстафеталар йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Ревиналар Алексей һәм Егор (13 очко); 2 урын - Сәмигуллиннар Айрат һәм Артур (21 очко); 3 урын - Савгильдиннар Максим һәм Димид (22 очко);
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
март, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 1,5 меңнән артык гаиләсе балалары уку өчен ана капиталы акчалары белән түләгән
Татарстан Республикасында 2026 елның гыйнварыннан алып мең ярымнан артык гаилә ана капиталын нәкъ менә балаларга белем алуга юнәлдергән инде. Агымдагы елда ана капиталының күләме индексацияләнгән һәм беренче бала туган гаиләләр өчен - 728 921,90 сум тәшкил итә; әгәр сертификатка хокук алданрак рәсмиләштерелмәгән булса, икенче бала барлыкка килгәндә, гаилә 963 243,17 сумга өметләнә ала.
27
март, 2026 ел
Зәйдә техниканы язгы кыр эшләренә кабул иттеләр
26 мартта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Камалиев Ф.Т., идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Рәхмәтов М.Х., Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлеге башлыгы урынбасары Яруллин Б.Ф., Россельхозцентр филиалы, Дәүләт техника күзәтчелеге һәм агрофирмалар белгечләре составындагы комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр.
Зәйдә хоккей буенча ТР беренчелеге финалы уза
26 марттан 28 мартка кадәр «Давыдов Арена» боз сараенда 2013 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финалы уза.
Зәйдә хәрби операциядә катнашучысы В.А. Исаичевны соңгы юлга озаттылар
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте ефрейторы Исаичев Вячеслав Александрович белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз