Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә «Минем гаилә» дигән чара узды

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Гаилә-ул безнең таянычыбыз, ярдәм итү һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз. Бүген ГХАТ бүлегенә Зәй шәһәренең “Якты коңгыз” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды. Бүлек белгечләре балаларга уен формасында гаиләдә әтиләрнең һәм әниләрнең роле турында сөйләделәр. Балалар бик теләп гаилә турында шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук күргәзмә оештырылды. Чара ахырында малайлар һәм кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International