Ел саен 11 сентябрьдә исерткеч эчемлекләргә бәйлелеккә каршы көрәш һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан Бөтенроссия аек акыл көне уздырыла. Зәй шәһәренең яшь гвардиячеләре дә читтә калмадылар һәм сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм йөзеннән агитация акциясе уздырдылар. Бөтенроссия аеклык көне - җәмгыятькә сәламәтлекнең нинди кыйммәтле булуын искә төшерү мөмкинлеге. Аек булу көнен уздыруның төп максаты - җәмәгатьчелекне алкоголь эчемлекләре эчүгә каршы көрәшкә чакыру. Алкогольне явызларча куллану - җиңел диагностика ясала торган, әмма дәвалауга авыр бирелүчән авыру. Алкоголизм бер кешенең генә проблемасы була алмый, ул бөтен тирә-якны җимерә: гаиләдә, әлеге кеше эшли торган коллективта үзара мөнәсәбәтләр бозыла. Авыр җинаятьләрнең күбесе исерек хәлдә эшләнә, юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр үлеменең төп сәбәпләре- машинаны исерек килеш йөртү. Аеклык көне - бәйрәм, ул, якыннары белән аралашу мөмкинлегенә куанып, һәр көн аек булу - табигый халәткә әверелсен өчен үткәрелергә тиешле бәйрәм. Бары тик аек кеше генә уңышлы, бәхетле була һәм ныклы гаилә кора ала бит. Алкоголь кулланудан баш тартып, без милләтне сәламәт һәм көчлерәк итә алачакбыз.