Зәйдә яшь сайлаучы клубы формалаша

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Яшь сайлаучылар клубы яшь һәм булачак сайлаучыларны - шәһәрнең белем бирү оешмаларының өлкән сыйныф укучыларын һәм студентларын, шулай ук 35 яшькә кадәрге эшче яшьләрне берләштерүче үзидарәле, иҗади оешмадан гыйбарәт. Клубны булдыруның максаты - балаларны һәм яшьләрне сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча агарту, актив гражданлык позициясен һәм яшьләрнең шәһәрдә бара торган вакыйгаларга җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыруга ярдәм итү. Сайлаучы көне - сайлаучылар белән очрашулар форматында узучы гомумреспублика вакыйгасы. Очрашулар Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориаль сайлау комиссияләре көче белән сайлау комиссияләре әгъзаларын җәлеп итеп оештырыла. 3 сентябрьдә 7 нче урта мәктәп базасында яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә педагог-оештыручы Панова Наталья Аликовна Зәйдә әлеге юнәлешне үстерү максатыннан агитацион лекция оештырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International