Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр белән чираттагы очрашу узды
2024 елның 3 сентябре, сишәмбе
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр – махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды. Очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты А.Р. Метшин, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары, хәрби комиссариат вәкилләре, активистлар һәм волонтерлар, иҗтимагый берләшмәләр әгъзалары катнашты. СВО зонасында һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрбиләрне шәһәр һәм райондагы эшләрнең торышы, башкарылган эшләрнең барышы белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде, барысына да көч җыеп китеп, җиңү белән кайтуларын теләде. Очрашу бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюга һәм илтеп тапшыруга керткән өлеше, аларның гаиләләренә ярдәме өчен «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисенең Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе рәисе Атласов Валентин Александрович бүләкләнде. Махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм оештыруда һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәткән өчен Зәй муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән: Абрамов Василий Николаевич, Зиннәтуллина Софья Абдулловна, Маркелова Людмила Александровна, Миронова Татьяна Вячеславовна, Пименова Резеда Нургалиевна, Радченко Любовь Яковлевна, Токранов Николай Иванович бүләкләнделәр. Очрашу башланганчы РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин СВО да һәлак булган Борһанов Азат Илдар улының гаиләсендә булды. Очрашу азагында ялдагыларга район хакимиятеннән күчтәнәч тапшырылды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Зәйдә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узды
17 апрельдә Зәй районы мәшгульлек үзәгендә "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты". Быел чара инде өченче тапкыр узды, һәм аның төбәк этабы бөтен Россия буенча ике меңнән артык мәйданчыкны колачлады.
Көрәш буенча Россия чемпионаты узды
2026 елның 16-19 апрелендә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Россия чемпионаты узды.
Зәйлеләр җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты
18 апрельдә Казанның «Корстон» кунакханә комплексында Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды
16-19 апрель көннәрендә Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында 18 яшькә кадәрге (2010-2011 еллар) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз