Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россельхозцентр вәкилләре һәм агрофирма белгечләре катнашында районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә йөреп чыкты. Төп игътибар бөртекле культураларны (арпа, бодай) һәм шикәр чөгендерен җыюга, салам пресслауга һәм ташуга, көзге культураларны чәчүгә һәм туфракны төп эшкәртүгә бирелде. Бүгенге көнгә районда бөртекле һәм кузаклы культураларның 71% ы җыелган, уртача уңыш-34 ц/га. Комбайннар арпа һәм сабан бодаен җыялар. Район башлыгы игенчеләргә бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен 10-12 көн эчендә төгәлләү бурычын куйды. Районда көзге культуралар 9,5 мең га мәйданда чәчелгән, бу планның 60% тан артыгын тәшкил итә. Авыл хезмәтчәннәренә бу атнада көзге культураларны чәчүне төгәлләү бурычы йөкләнде, һава шартлары уңай булганда, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шикәр чөгендерен җыю һәм эшкәртүгә чыгару шикәр заводы биргән график буенча алып барыла. Безнең район һәркөнне 3 мең тонна татлы тамыр тапшыра. Бүгенге көнгә 950 гектарда эш башкарылган, бу чөгендер игелүче мәйданның 10%ын тәшкил итә. Шикәр заводы тулы куәтенә эшли. Разиф Гали улы, 9 урында булып, аграрийларның хезмәтен югары бәяләде, аларга барлык төр эшләрне уңышлы тәмамлауларын теләде.