Балалар өчен товарлар сыйфаты буенча кайнар линия

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге (Татарстан)» ФБУЗның Әлмәт филиалы «Санпросвет» коммуникацион стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2024 елның 14 августыннан 02 сентябренә кадәр яңа уку елы башлануга багышланган мәгълүмати кампания уздыруы турында хәбәр итә. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан балалар товарларының, мәктәп кирәк - яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» тематик консультациясе оештырылды. Халыктан шалтыратулар кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча тәүлек буе кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International