Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләделәр

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

27 август көнне Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү булды. Чарада бөтен Татарстаннан 45 гаилә катнашты. Тантаналы кабул итүне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова үткәрде.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. «Гаилә - теләсә кайсы дәүләтнең нигезе. Традицион гаилә кыйммәтләрен трансляцияләү һәм зур нык гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашу бик мөһим. Гаилә - гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклау нигезе ул. Сез ата-ананың бәяләп бетергесез игелекле хезмәтен - искиткеч балаларны лаеклы тәрбияләүне үз өстегезгә алдыгыз», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.

Ул ассызыклаганча, нәкъ менә гаиләдә төп кешелек кыйммәтләре - җиргә һәм туган йортка мәхәббәт, ватанга тугрылык, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек урнаша. «Без илгә батыр Ватан уллары биргән аналар алдында баш иябез. Тыныч тормышыбызны геройларча саклаган махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына, гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре. Сез-аларның ышанычлы тылы һәм таянычы! - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Без күп балалы гаиләләребез, тәрбиягә бала алган гаиләләребез белән аларның юмартлыгы, мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы белән горурланабыз»

Әлеге чарага Зәй районыннан Рамил һәм Ильмира Сибгатуллинар гаиләсе барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International