Һәр чорның үз матурлыгы

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
1 октябрь көнне музейда “Еллар призмасы аша” дип аталган фотокүргәзмә ачылды. Ул шәһәр төзелешенә багышланды. Шул уңайдан кунак итеп шәһәрне беренчеләрдән булып төзи башлаучы Ольга Зубрилова, Мария Овчинникова, бу эшнең шаһитлары булган Валентин Судоргин, Иван Миронов чакырылды.
Кунаклар өчен музейда мондый очрашу оештыру көтелмәгән бүләк булды. Күп еллар күрешмәгән кешеләр бер-берсен чак таныды. Кунаклар күргәзмәгә куелган һәр рәсем янына тукталып, хатирәләрен искә төшерде. Алар сөйләгәннәрдән, гүя һәркем шул чорга кайтты. Без икеле-микеле генә уйлаган, фаразланган күп нәрсәләргә ачыклык керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International