Зәйдә террорчылыкка каршы комиссия һәм район оператив төркеменең уртак утырышы узды

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында районның террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив төркеменең объектлар җитәкчеләре, территориаль сайлау комиссияләре рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында уртак утырышы булды. Анда 30 нчы август- шәһәр көне,  Татарстан Республикасы көне, 2 сентябрь - Белем көне, 3 сентябрь - террорчылыкка каршы теләктәшлек көне, бердәм тавыш бирү көне үткәрелгәндә террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен кисәтү мәсьәләләре каралды. Мәгариф һәм яшьләр арасында террорчылык идеологиясенә һәм неонацизм идеяләренә каршы тору эше, шулай ук авыл җирлекләрендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча күрелә торган чаралар турында хакында сөйләшү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International