Районның мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзер

2024 елның 19 августы, дүшәмбе
Зәй муниципаль районында 42 белем бирү учреждениесе эшли: 20 балалар бакчасы һәм 22 мәктәп. Уку елына әзерлек кысаларында барлык мәгариф оешмаларында кабинетларга, коридорларга, ашханәләргә агымдагы ремонт ясалды.Башкарма комитетның «Зәй муниципаль районы мәгариф оешмаларын яңа 2024-2025 уку елына әзерләү турында» гы карары нигезендә 5 августтан 14 августка кадәр комиссия Зәй муниципаль районының барлык мәгариф учреждениеләрен кабул итте. Хәзерге вакытта барлык мәктәпләрдә Белем көненә багышланган бәйрәм чараларына әзерлек бара, алар быел 2 сентябрьдә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International